“Заманча кулланучы!” темасы буенча конкурс (оештыручылары – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, «Безнең гәҗит Россия» газетасы) бик эчтәлекле һәм матур узды.
Конкурс, читтән торып, 1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә билгеләнгән тема буенча биремнәрне үтәү рәвешендә үткәрелде.
Җиңүчеләр турында тәфсилләбрәк сөйләп үтмәкчебез.
Зеленодол районының Осиново бистәсендә яшәүче Ширяев Александр Геннадьевич 37,98 балл туплап, I урынга чыкты:
“80нән артыграк балага белем бирүче Түбән Моркваш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы булып эшлим. Балачактан ук тормышка карашымны киңәйтергә, мөстәкыйль белемнәр үзләштерергә һәм акыл ягыннан үсәргә тырыштым. Һәрвакытта да дәүләт һәм җәмгыять тормышы белән кызыксынып яшим”.
Мондый бәйгеләр Сезгә нинди мөмкинлекләр ача?
“Мин күп кенә республика, шәһәр һәм район күләмендәге конкурсларда катнаштым инде. Җиңгәнем дә, җиңелгәнем дә бар. Әмма җиңелү ачысыннан тәмам бетешеп, өметсезләнеп калганым юк. Җиңелгәнсең икән, димәк, әле өйрәнергә кирәк, дигән сүз! “Заманча кулланучы” конкурсы миңа үз белемнәрне кулланучы буларак сынап кару һәм шактый ук катлаулы сорауларга җаваплар табу мөмкинлеге бирде. Конкурс биремнәре белән теләсә кем үзенең тормышында очрашырга мөмкин. Катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын табу – төп бурыч әнә шул. Тормыш итү өчен кирәкле белемнәр, сабаклар биргән мондый конкурс өчен оештыручыларга зур рәхмәт!”
Чүпрәле муниципаль районының Чуаш Ишле авылында яшәүче Аттин Дмитрий Леонидович 34,99 балл туплап, II урын алды:
“Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелеп килә торган конкурслар, викторина һәм олимпиадалар белән инде күптәннән танышмын. Мин Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле күп профильле лицеенда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшлим һәм балаларны “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча ел саен үткәрелеп килә торган олимпиадага зур канәгатьлек хисе белән әзерлим. 2017 елда мәктәбебез укучысы олимпиаданың өченче – йомгаклау этабына кадәр юл үтте. Бөтен республика күләмендә 4000нән артыграк укучы арасында бит бу! Конкурста катнашу мөмкинлеге тудырган өчен, бик тә җылы бүләкләүләре өчен Казан территориаль органына зур рәхмәтлемен!”
Сез конкурс призерына әйләндегез. Ничек уңышка ирешүегез турында сөйләп үтсәгезче.
“Чынында призерга әйләнү минем минимум бурычым иде. Нәтиҗәләр билгеле булгач, әзерлек дәрәҗәсенең һәм хокук белеменә бирелгән вакытның барысын да хәл иткәнлегенә инандым. Грамоталар һәм призлар яулаган барлык кешеләрнең дә шушы җиңүләренә лаек булуларына иманым камил!”
Казан шәһәрендә яшәүче Фәхретдинов Зөлфәт Зөфәр улы 33,66 балл туплап, III урын яулады.
“Узган елда югары юридик белем дипломы алдым. Бу – өченче югары белемем инде! Аларның һәркайсы миңа үз тормышымда һәм эшемдә кирәк булганның һәммәсен бирә”.
Конкурс турында берничә сүз әйтеп үтсәгезче.
“Конкурста катнашу идеясе башыма көтмәгәндә килде. «Безнең гәҗит» газетасын укыганда конкурс үткәрү турында игълан күземә чалынды. Шартларын һәм биремнәрен укып чыккач, үз көчемне сынап карарга булдым. Хәзер инде бу карарымның тикмәгә генә булмавы көн кебек ачык. Әлеге конкурс сәләтне ачарга ярдәм итә, юридик белемнәр үзләштерүгә этәргеч бирә һәм тулаем һөнәри белем дәрәҗәсен үстерә.”
Конкурта катнашучыларга кызыклы җаваплары өчен рәхмәт!
Үткәрелгән конкурсның уңай яклары нидән гыйбарәт, дигән сорауга исә, алар бертавыштан болай дип җавап бирде:
- Теләсә кемнең катнаша алуында. Кайда яшәвенә, нинди телдә сөйләшүенә, һөнәри сыйфатларына бәйсез рәвештә, турыдан-туры эшләреннән (уку) аерылмыйча гына, теләсә кемнең үз белемнәрен сынау мөмкинлегенә ирешә алуында. Тормыш алга бара бит! Кулланучы да вакыттан артта калмаска, “Заманча кулланучы” дәрәҗәсен төшермәскә тиеш!”
Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз!