Узган атнада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итүче оешмаларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында “Түгәрәк өстәл” утырышы үткәрелде.
“Түгәрәк өстәл” эшендә шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашты. Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ришат Нәфыйков, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Евгения Чернова, кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте рәисе Татьяна Ульянова, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җирле бүлеге баш белгече Лира Ребровская һәм “Суд Экспертлары Федерациясе” коммерциясез партнерлыгы әгъзасы Владимир Пермяков 2017 елда кулланучылар хокукларын төп бозулар; үз хокукларын яклаганда кулланучыларга аяк чалган төп кыенлыклар; кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте; гражданнарның хокукый яктан (куллану өлкәсендә) аө-белемнәрен үстерү; кулланучылар хокукларын яклау системасында дәүләт (төбәк) хакимияте органнары белән иҗтимагый оешмаларның берлектә эшләве турындагы мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Фикер алышулардан соң “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итүдә дәүләтнең байтак эшләр башкаруы турында фикергә килде. Кулланучы аңлыракка әйләнде. Бу – белгечләр тарафыннан башкарыла торган зур эшләр нәтиҗәсе. Әмма әлеге юнәлештә фәкать уртак тырышлык белән – дәүләт, җәмгыять һәм кулланучы-гражданнарыбызның актив төстә берлектә эшләве нәтиҗәсендә генә җитди уңышка ирешергә була, дип йомгак ясалды.