Аракы сату кагыйдәләрен бозалар

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Лениногорскиның бер җәмәгать туклануы объектында (адресы: Лениногорск ш., Шашин ур., 37 й.) гыйнвар аенда инде менә икенче тапкыр алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен бозу ачыкланды.

Бу юлы  «Таңсу регион плюс» ҖЧҖнең “Рәйхан” кафесында “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 14.16 статьясындагы 3 өлешен санга сукмыйча гына хәмер продукциясен сату, тәгаенләп әйткәндә, бөкесен ачмыйча гына аракы сату ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International