Легаль булмаган хәмер ташучылар – Кыргызстанда һәм ТР Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче ир-атлар

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Россия Эчке эшләр министрлыгы Баулы һәм Бөгелмә районнары буенча бүлекләренең полиция хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре белән берлектә легаль булмаган хәмер ташучы тагын ике кешене  “тотты”.

Казан – Оренбург юлының  364 нче чакрымында гражданин С.Т. Казарбаевның (Кыргызстан Республикасында яши) үз автомобилендә, Кыргызстан Республикасында җитештерелеп, Россия Федерациясе акциз маркалары белән маркировкаланмаган  21,95 литр күләмендә алкогольле продукция китерүе билгеләнде.

Бөгелмә-Уральск автомобиль юлының 7 нче чакрымында Татарстан Республикасының Сарман районы Җәлил бистәсендә  яшәүче Д.В.Завьяловның  шәхси машинасында да,  Кыргызстан Республикасында җитештерелеп, Россия Федерациясе акциз маркалары белән маркировкаланмаган  195 литр күләмендә хәмер продукциясе табылды.

Әлеге хокук бозу Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  15.12 статьясындагы 4 өлеше буенча җаваплылык тотуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International