Шул сәбәпле ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә шәһәребездә яшәүчеләрнең телдән мөрәҗәгатьләре буенча “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукциянең ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр турында” 6 март, 2015 ел, N 10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы үтәлешен тикшерүне дәвам итә.
Тикшерү нәтиҗәсендә хосусый эшмәкәр В.Евсееваның "Продукты" кибетендә (адресы: Әлмәт ш., Ш.Мәрҗани ур., 163 й.) һәм хосусый эшмәкәр З.Закированың «Елизавета» кибетендә (адресы: Әлмәт ш., Больничная ур., 7 й.) закон нигезендә чикләнгән вакытта сыра сату фактлары билгеләнде.
Закон бозучылар гамәлдәге закон нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак.