Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре гыйнвар ае дәвамында Азнакай шәһәренең 1нче, 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә, Актүбә шәһәр тибындагы бистәсенең 2 нче мәктәбендә, шулай ук Баулы шәһәренең 6 нчы гимназиясендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә балаларны акны-карадан аерырга өйрәтү һәм аңлату максатыннан чыгып төрле чаралар үткәрде.
Әлеге чараның ни дәрәҗәдә уңышлы килеп чыгуы укучыларга тәкъдим ителә торган формаларның күп төрлелегенә бәйле. Белгечләрнең уртак тырышлыгы белән лекцияләр, әңгәмә-диалоглар, танып белү характерындагы уеннар, хокук дәресләре үткәрелде, әдәбиятка күзәтү ясалды.
Әйе, безнең эшебезнең төп максатларыннан берсе яшьләрнең тормышта актив позициясен булдыру һәм юридик яктан аң-белемнәрен үстерүгә бәйле шул.