Контрольлек эшчәнлегендә ЕГАИСтан файдалану

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләренең Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә алып барыла торган тәфсилле эш нәтиҗәсендә кызыклы фактлар ачыкланып тора.

Әйтик, бер кафе-барда (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Әлмәт ш., Тукай ур.,  1А) 30 литр сыешлыктагы полиэтилен савытлардан «Жигулевское» сырасын агызып сатулары билгеләнде. Сатучы «Глобал трейд» ҖЧҖне сыра белән тәэмин итүче буларак күрсәтте. Тик ул күрсәткән документларда бу предприятие “исән” булса да, чынбарлыкта – юк, чөнки 2014 елда юридик затлар исемлегеннән төшереп калдырылган.

«Хмельная» агызып сатыла торган эчемлекләр кибетендә (адресы: Таһиров ур., 2) исә хосусый эшмәкәр Х.дан сыра алып сатулары билгеләнде. Монысы да закон бозу булып тора. Чөнки фәкать юридик затлар гына алкогольле продукцияне күпләп җибәрү хокукына ия. Дәүләт реестрыннан алынган хосусый эшмәкәр турында мәгълүматлар нигезендә, хосусый эшмәкәр Х. да,  теге кафе-барны сыра белән тәэмин итүче кебек үк, 2014 елда үз эшчәнлеген туктаткан.

 Димәк, сыра яратучыларның бу кибет һәм барда ни дәрәҗәдә сыйфатлы эчемлек сатып алуларын чамаларга була...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегеннән алынган материаллар буенча ике очракта да Әлмәт территориаль органы белгечләре тикшерелгән әлеге сәүдә объектларының Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына  (ЕГАИС) тоташуы турында мәгълүматларга анализ ясады.

Нәтиҗәсе, әлбәттә инде, көтелгәнчә булып чыкты. Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәттән алынган мәгълүматлар нигезендә товарны сатып алу (кабул итеп алу) фактларының  ЕГАИСта расланмавы билгеләнде. Димәк, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 26 статьясындагы 1 пункты таләпләре санга сугылмаган дигән сүз (бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына мәгълүматлар тапшырмыйча гына этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне әйләнештә йөртү тыелган).

Бу фактлар буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде. Конфискацияләнгән сыра язмышын Татарстан Республикасы Арбитраж суды билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International