Стационар булмаган сәүдә объектында сыра саталар

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләрнең алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата чикләүләрне ни дәрәҗәдә үтәвенә чираттагы мониторинг уздырды.

“Мир” дигән бик тә матур атамалы, әмма стационар булмаган сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату факты ачыкланды. Әлеге сәүдә объектында эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәр “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясы таләпләренә төкереп карый, дигән сүз бу.

Хәзерге вакытта тикшерү материалы – административ хокук бозу турында эшне карау стадиясендә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International