2018 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне кисәтү чараларын тормышка ашыру турында” 28.09.2015 ел, № 1027 РФ Хөкүмәте карарын үтәү йөзеннән, законлы көченә кергән судлар карарлары буенча законсыз әйләнештән алынган һәм конфискацияләнгән этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне «Росспиртпром» ААҖ вәкилләренә тапшыру булды. Барлыгы 1302,616 л күләмендә хәмер тапшырылды, шул исәптән 729,05 л алкогольле һәм 573,566 л күләмендә спиртлы продукция.
Алкогольле һәм спиртлы продукцияне юкка чыгару Белгород өлкәсендә хәл ителәчәк.