Автомобиль багажнигындагы спиртның гомуми күләме 240 литр тәшкил иткән ( катыргы тартмаларга тутырылган 2400 савыт).
Ульяновскида яшәүче әлеге машина йөртүченең аңлатмасына караганда, спиртны ул үзенә таныш булмаган берәүдән данәсен 12 сум 50 тиеннән (гомуми бәясе – 30000 сум) сатып алган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәре әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты. Бу уңайдан административ тикшерү үткәрелә.