Балаларны өйрәтүне дәвам итәбез

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

2018 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба муниципаль районының Әзмә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Кулланучы хокукларын өйрәнәбез” дигән темага сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Чараның максаты – укучыларны мәгълүматлар алуга хокук, зыянны каплауга хокук кебек кулланучыларның төп хокуклары белән таныштыру, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренең ни рәвешле яклануын күрсәтү, үзеңне дөрес тоту һәм низагны законлы нигездә хәл кылу күнекмәләренә өйрәтү.

Дәрес барышында укучылар үзләрен борчыган күп кенә сораулар бирде. Асылда аларны техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар (мобиль җайланмалар) темасы кызыксындырды.

Укучыларның үз хокукларын белүенең һәм алардан файдалана белүенең кулланучылар буларак үз хокукларын санга сукмау очракларында килеп туган низаглы хәлләрне кичекмәстән хәл кылу мөмкинлеге бирәсенә ышанабыз.

Чарадан соң балаларның һәммәсенә матур бизәлешле кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International