Сабый арбасын сатып алу – яшь ата-ана өчен бик җаваплы эш

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Гражданнарыбызның ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органына кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итми калган көне юк. “Кайнар линия” телефонына шалтыратучылар да күп. Әнә әле шушы көннәрдә генә бер кулланучыбыз яңа туган сабые өчен сатып алынган балалар коляскасының игълан ителгән сыйфатына туры килмәвенә шикаятен белдерде.

Бәгырь җимеше өчен сыйфатсыз коляска сатып алырга туры килгән кулланучыга нишләргә?

Сатып алучы товарга гарантиянең бөтен срогы дәвамында, ә инде гарантия срогы билгеләнмәгән очракта – сатып алганнан соң ике ел эчендә сыйфатсыз товарны сатучыга кире тапшыруга хокуклы.

Сатып алучы сыйфатсыз колясканы кибеткә кире кайтарганда, товарга тотылган бөтен акчасын түләүләренә генә түгел, бәлки әле товарның сафтан чыгуына бәйле рәвештә китерелгән зыянны каплауларына да исәп тота ала.

Кулланучы  колясканы кредитка сатып алган очракта, кибет товар өчен түләнгән  бөтен акчаны, шулай ук клиент алган кредитның калган өлешен түләүгә бурычлы.

Кире кайтару вакытына коляска кыйммәтләнгән булса, сатып алучы шулай ук килеп чыккан аерманы түләүләрен дә таләп итә ала.

Үзегез белән түбәндәге документларны алып килергә онытмагыз: сатып алынган әйбергә гарантия талонын, паспорт, товарга түләнгәнлекне раслаган касса чегын. Касса яки товар чегына ия булмаганда, кулланучы колясканы нәкъ менә теге яки бу кибеттән сатып алганлыгына дәлилләр китерә ала. Бу башка түләү документы яки шаһитлар күрсәтмәләре булырга мөмкин.

Сатучы клиентка сыйфатсыз товар сатып алуга тотылган акчасын кире кайтарудан баш тарткан очракта, сатып алучы сатучы тарафыннан тикшерү үткәрүне таләп итәргә, ә сатучы, закон нигезендә, үз хисабына бу тикшерүне уздырырга тиеш. Теләге булганда, сатып алучы товарга тикшерү үткәрү процедурасын карап торырга мөмкин. Тикшерү бернинди дә нәтиҗә бирмичә, сатучы белән сатып алучы бердәм фикергә килмәгән очракта, сатып алучы сатучы хисабына өстәмә рәвештә бәйсез экспертиза үткәрүне таләп итә ала (сатып алучының монысын да карап торуга хокукы бар). Экспертиза нәтиҗәсе канәгатьләндермәгәндә, сатып алучы алга таба судта аның бәхәсле булуын игълан итәргә мөмкин. Экспертиза бәяләмәсе нигезендә сатучы яки җитештерүченең гаебе расланса, сатучы кулланучының товарны сатып алуга тотылган барлык акчасын кире кайтарырга тиеш.  Ә инде экспертиза товарның ватылуында сатып алучының гаепле булуын күрсәткән очракта, сатып алучы кибетнең тикшерү һәм экспертиза үткәрүгә тотылган акчасын каплауга бурычлы. Сатучы, кулланучы хокукын санга сукмыйча, товарны кабул итүдән яки тикшерү үткәрүдән баш тартканда, сатып алучыга ике нөсхәдә язмача претензия тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International