2018 елның гыйнварында Казан территориаль органына гражданка Ф. үзен борчыган сорау белән мөрәҗәгать итте.
«Нотариус эшенә Кулланучылар хокукларын яклау турында закон кагыламы?” – дип сорады ул.
Бу сорауга Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Шаһидуллин Марсель Тәлгат улы түбәндәгечә җавап бирмәкче.
«Нотариат турында Россия Федерациясе законы нигезләре” (алга таба – Нигезләр) 1 статьясы буенча, Россия Федерациясендә нотариат нотариуслар тарафыннан Россия Федерациясе исеменнән закон актларында күздә тотылган нотариаль гамәлләр кылу юлы белән гражданнарның һәм юридик затларның хокукларын һәм законлы гмәлләрен яклауны тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта, Нигезләр буенча, Россия Федерациясендә нотариаль гамәлләрне дәүләт нотариаль конторасында эшләүче яки шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар хәл кыла.
Башка дәүләтләр территорияләрендә исә Россия Федерациясе исеменнән нотариаль гамәлләрне Россия Федерациясе илчелекләренең мондый гамәлләр кылуга вәкаләтле вазыйфаи затлары хәл кыла.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 7 февраль, 1992 ел, №2300-I Россия Федерациясе Законының (алга таба – Закон) преамбуласы нигезендә, эш башкаручы – оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, оешма, шулай ук килешү буенча кулланучыларга түләүле эшләр башкаручы яки хезмәтләр күрсәтүче хосусый эшмәкәр ул.
Ә инде Нигезләрнең 1 статьясы буенча, нотариус эшчәнлеге эшмәкәрлек эшчәнлеге булып тормый һәм табыш алу максатын күздә тотмый, ә күрсәтелә торган хезмәтләре куллану характерында түгел. Шуңа күрә Законны әлеге хокукый мөнәсәбәтләргә карата кулланып булмый.
Без чыгарган бу йомгак “Судлар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында бәхәсләр буенча гражданлык эшләрен карап тикшерү турында” 28 июнь, 2012 ел, №17 РФ Югары Суды Пленумы карарында (алга таба – Пленум карары) да расланган. Пленум карарының 6 пунктында, нотариус тарафыннан нотариаль гамәлләр кылу буенча мөнәсәбәтләргә кулланучылар хокукларын яклау турында закон кулланылмый, дип күрсәтелгән.
Шуңа күрә Нигезләрнең 49 статьясындагы 1 өлеше буенча, нотариус гамәлен дөрес түгел дип санаучы яки нотариаль гамәл кылудан баш тартуга юлыккан зат дәүләт нотариаль конторасының (шәхси практика белән шөгыльләнүче зат) урнашу урыны буенча район судына бу хакта шикаять белән мөрәҗәгать итүгә хокуклы.