Сыра сатуда закон бозучылар

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Гыйнварның соңгы атнасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле продукцияне ваклап сату буенча түбәндәге закон бозучыларны ачыклады:

1. Хосусый эшмәкәр Фәйзрахманов Л.Ф. ("Молодежный" кибете, ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе, Совет урамы), алкогольле продукцияне, тәгаенләп әйткәндә, сыраны ваклап сатуга карата чикләүне санга сукмау;

2. Хосусый эшмәкәр Дорогов А.Г. ("Марина" кибете, Әлмәт ш., Бигаш ур., 123А й.), алкогольле продукцияне, тәгаенләп әйткәндә, сыраны ваклап сатуга карата чикләүне санга сукмау;

3.  Хосусый эшмәкәр  Гордионов О.В. ("Айнур" кибете, Әлмәт ш., Нефтьчеләр ур., 27 й.), алкогольле продукцияне, тәгаенләп әйткәндә, сыраны ваклап сатуга карата чикләүне санга сукмау.

Алкогольле продукцияне ваклап сату әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм мондый очракларны булдырмау буенча контрольлек-инспекция эшчәнлеген дәвам итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International