2012 – 2018 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ГБУ хезмәткәрләре арасында социаль-демографик вәзгыятьнең уңай тенденцияләре

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Россия соңгы дистә елда демографик кризис кичерә, һәм аның колачы елдан-ел киңәя. Шул сәбәпле демографик фактор, икътисадый, геосәяси һәм башка факторлар белән беррәттән, Россиянең, шул исәптән Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен билгеләүче төп факторлар исәбенә керә.

Балалар туу санын арттыру – дәүләтнең өстенлекле бурычларыннан берсе. Шуңа күрә йөкле хатыннарның һәм балалар үстерүче хатын-кызларның эш урынында уңай шартлар тудыру да илнең демографик вәзгыятен яхшыртуда мөһим юнәлеш булып тора.

Россия Федерациясе Конституциясенең  38 статьясында, ана булуның дәүләт яклавында икәнлеге ассызыкланып, йөкле хатыннарга аерым статус билгеләнгән. Моны Россия Федерациясе Хезмәт кодексында да күрергә була: анда хатын-кызларга уңайлы шартлар тудыру, баланы ашату өчен эштәге өстәмә тәнәфесләргә түләү каралган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ГБУ хезмәткәрләре, дәүләт тарафыннан куелган бурычларның бөтен мөһимлеген аңлап, аларны хәл кылуга омтылып эшли.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ГБУ хезмәткәрләренең гомуми саны – 282, шул исәптән хатын-кызлар саны – 209 (хезмәткәрләрнең гомуми саныннан  74 %).  Хезмәткәрләрнең уртача яше – 43.

Йөкле хатыннарның һәм 3 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче хатын-кызларның хокуклары турында закон таләпләрен үтәү (40 хатын-кыз һәм 1 ир-ат, ягъни барлык хезмәткәрләрнең  14,5 %ы)

Дәүләтнең аналар һәм үсеп килүче буын турында кайгыртуы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ГБУ хезмәткәрләренең балалары туу динамикасында һәм аларны тәрбияләүдә бик ачык чагыла. Алар 2012 елның 1 гыйнварына 18 яшькә кадәрге  193 бала үстерсә, 2018 елның 1 гыйнварына балалар саны  242гә җитте. Ягъни балалар саны 25 %ка үскән дигән сүз бу.

2012 елда әлеге оешмаларда 19 бала, 2013 елда – 24,  2014 елда  – 11, 2015 елда – 21, 2016 елда – 22, 2017 елда – 18 бала туган.  2015 һәм 2016 елларда өч пар игезәк бала дөньяга килгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 2017 елда тулаем Татарстан Республикасында  2011 – 2016 еллардагы беән чагыштырганда балалар азрак туган  (2011 елда – 51391, 2012 елда – 56005, 2013 елда – 57214, 2014 елда – 57263, 2015 елда – 57499, 2016 елда – 56381, 2017 елда– 48596).

Бала табу теләге һәм омтылышы коллективларда ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрнең ишәюендә чагылыш таба. Әйтик,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ГБУның 101 хезмәткәре гаиләсендә икешәр бала, шулардан 63 хезмәткәр гаиләсе 18 яшькә кадәрге икешәр бала тәрбияләп үстерә. Бу – хезмәткәрләрнең гомуми санының 22,3 % ын тәшкил итә. 13 хезмәткәр гаиләсендә өчәр бала үсә, шулардан 10 хезмәткәр 18 яшькә кадәрге ике һәм өч бала тәрбияләп үстерә. Бер хезмәткәребезнең 18 яшькә кадәрге дүрт баласы бар. Шул рәвешле хезмәткәрләрнең 5 %ы күп балалы гаилә статусына ия.

Гаиләнең социаль тормышында икенче һәм өченче сабыйның дөньяга килүе бик мөһим фактор булып тора. Бу – алга таба үсеш перспективаларын булдырган, халык санын тотркылыландыруның үтә әһәмиятле факторы.

Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин билгеләп үткәнчә, халык санын саклау, бала тудыруга кызыксыну барлыкка китерү мөһим бурычлардан берсе булып кала. Килеп туган проблемаларны, сыналган механизмнар белән беррәттән, гаиләләрне кызыксындыруның яңа ысулларын да кулланып, комплекслы төстә хәл итәргә кирәк.

Беренче бала туганда дәүләт ярдәме чараларын хәл кылу, шулай ук ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр өчен ташламалар исемлеген киңәйтү әнә шундый механизмнарга керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International