2017 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә, 2018 елның 31 гыйнварында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов катнашында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасарлары Р.Ә.Арсланов, Ф.Г.Хамматов, Биектау, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының, Казан шәһәренең башкарма комитетлары вәкилләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре һ.б. катнашты.

Территориаль орган начальнигы  М.И. Егорова узган ел йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турындагы чыгышында түбәндәгеләрне билгеләп үтте: 2018 елның 1 гыйнварына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы   631 юридик зат  2488 сәүдә объектында алкогольле продукция сата. Шулардан  2048 сәүдә объекты – Казан шәһәрендә һәм  440ы – ведомство карамагындагы районнарда. 2017 елда, 2016 елдагы белән чагыштырганда, ведомство карамагындагы бер генә районда да сәүдә объектлары саны кимемәгән. Тулаем алганда 2017 ел йомгаклары буенча алкогольле продукцияне ваклап сату күләме узган елдагы белән чагыштырганда арткан – Казан шәһәрендә - 4%ка, Лаеш районында – 12%ка, Биектау районында – 6%ка, Питрәч районында – 8%ка, Балык Бистәсендә - 9%ка.

2017 елда Казан территориаль органы муниципаль органнар, хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар белән берлектә өстенлекле бурычларны хәл кылу буенча чаралар комплексын үткәрде. Казан территориаль органының контрольлек-инспекция эшчәнлеге беренче чиратта алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калуга юнәлдерелде. Хезмәткәрләребез барлыгы  798 чара үткәрде, шулар барышында  789 закон бозучы “тотылды”. Закон бозуның барлыгы  1181 очрагы билгеләнде, шул исәптән 80 факт – тиешле лицензиясез генә алкогольле продукцияне сату,  110 факт – спиртлы сыекча сату, 84 факт – стационар булмаган сәүдә объектларында алкогольле продукцияне ваклап сату, 196 факт – алкогольле продукцияне ваклап сату күләмнәрен декларацияләү тәртибен бозу һәм башка закон бозулар.

Үткәрелгән чаралар йомгаклары буенча 30 мең литрдан күбрәк күләмдә алкогольле һәм спиртлы продукция легаль булмаган әйләнештән алынды. Казан территориаль органы материалларын карап тикшерү нәтиҗәләре буенча барлыгы 8 173,5 мең сумлык административ штрафлар салынды. Шул суммадан 4807,1 мең сумы түләтелде.

Контрольлек органы үзенең эшендә, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау өчен, ЕГАИС мәгълүматларыннан файдалана башлады. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 15 юридик затка карата административ хокук бозулар турында 30 беркетмә һәм хосусый эшмәкәргә карата 4 беркетмә рәсмиләштерелде. Моннан тыш үткәрелгән чаралар барышында да контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан  ЕГАИС системасында алкогольле продукция әйләнеше учетының билгеләнгән тәртибен бозу фактлары ачыкланды. Барлыгы 50дән артыграк  әнә шундый факт билгеләнде.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшләү дә Казан территориаль органы эшчәнлегендә мөһим юнәлеш булып тора. 2017 елда Казан территориаль  органына гражданнардан алкогольле продукция әйләнеше һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча җәмгысе 1586 мөрәҗәгать керде, шул исәптән  517се – язмача (шуның 180е – электрон рәвештә) һәм 1249ы – телдән.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөрәҗәгатьләрнең 88,50%ы кулланучылар файдасына хәл ителде, калган мөрәҗәгатьләр – гомуми консультацияләр һәм закон нигезендә мөрәҗәгать итүче файдасына хәл кылынмаган мәсьәләләр.

“2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасы кысаларында укучылар арасында бик зур мәгълүмати-агарту эшчәнлеге алып барыла.

Киңәшмәдә Казан территориаль органы эшчәнлеген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе бәяләде. Җ.Й.Әхмәтханов үзенең чыгышында 2018 елга территориаль орган коллективы алдына түбәндәге бурычларны куйды: контрольлек чараларының нәтиҗәсен яхшырту; хәмер базары торышын бәяләү күрсәткечләрен үтәүгә ирешүне тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрү; социаль әһәмиятле продукциягә, республика җитештерүчеләре продукциясенә кулланучылар ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү максатыннан чыгып, базарда катнашучылар белән кирәкле эш алып бару; куллану белемен үстерүгә юнәлдерелгән чараларны югары дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрү.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эше тулаем канәгатьләнерлек дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International