Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны агарту. Бу эштә массакүләм мәгълүмат чаралары безгә бик зур ярдәм итеп килә.
1 февральдә Казан территориаль органы белгечләре «е-Каzan.ru» башкалабыз порталы редакциясе хезмәткәрләре белән эшлекле очрашу үткәрде.
Инде егерме еллык стаж “тупларга” өлгергән Татарстан Республикасы Казан порталында куллану базарындагы барлык яңалыклар даими төстә урнаштырылып килә. «е-Каzan.ru» порталы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган азык-төлек товарларына дегустацияләр, кулланучылар хокуклары санга сугылмаган очракларда ничек дөрес итеп претензия тутыру, билгеле бер категориядәге товар сатып алганда нәрсәләргә игътибар итү зарурилыгы, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күп кенә башка мәсьәләләр турында халыкка җиткерә.
Очрашуда ике оешма вәкилләре дә узган 2017 елдагы хезмәттәшлеккә йомгак ясап, 2018 елга планнар билгеләде.
Чара ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә басма продукция өләште.