РФ Конституциясенең 29 статьясындагы 4 өлешендә мәгълүматка хокукның төп нормасы урын алган. Анда: “Безнең һәркайсыбыз теләсә кайсы законлы ысул белән мәгълүмат эзләүгә, алу, тапшыру, эшләү һәм таратуга хокуклы”, дип язылган. 2018 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре әнә шундый девиз белән Балтач муниципаль районының Балтач урта мәктәбендә куллану белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Чарада 6 нчы сыйныфлар укучылары бик актив катнашты. Әйе, бүген яшь буынны хокукый яктан аң-белемле итү бик кирәк. Хокукый дәүләттә иң мөһиме – гражданнарның хокукый культурасының югары дәрәҗәдә булуы.
Чарада балалар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычлары һәм функцияләре, төрле өлкәләрдә законлылыкның үтәлешенә контрольлек итү турында белүгә иреште. Белгечебез сатып алынган товарның (күрсәтелгән хезмәт яки башкарылган эш) сыйфатына карата кулланучыда ризасызлык килеп чыгып, сатучы (эш башкаручы, җитештерүче) аның телдән мөрәҗәгатен игътибарга алмаса, нәрсәләр эшләргә кирәклегенә өйрәтте. Мондый очракларда кулланучы шундук судка мөрәҗәгать итүгә хокуклы, чөнки кулланучының сатучыга (эш башкаручы) карата судка кадәр язмача мөрәҗәгате “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның мәҗбүри таләбе булып тормый, дип аңлатылды. Әмма законның бу өлешендә кайбер искәртүләр һәм үзенчәлекләрнең булуына да кагылып үтелде.
Кайбер хезмәтләр буенча претензияләр куюның судка кадәр тәртибе мәҗбүри булып тора. Мәсәлән, пассажир, багаж һәм йөк ташу килешүеннән, туристлык продукты килешүеннән, элемтә хезмәте күрсәтү килешүеннән килеп чыккан бәхәс кубу очрагында. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законда кулланучының нигезле таләпләрен ихтыярый тәртиптә канәгатьләндерүдән баш тарткан өчен сатучының (эш башкаручы, җитештерүче) җаваплылыгы күздә тотылган.
Моннан тыш балаларга “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы турында да сөйләп үтелде.
Чарада укучылар һәм укытучылар үзләрен борчыган бик күп сораулар бирде. Дөрес, балаларның күпчелек сораулары куллану базары өлкәсенә түгел, ә уку процессына кагылышлы булды.