Югары Ослан районы ветераннары белән очрашу

2018 елның 2 феврале, җомга

2018 елның 1 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, РФдә өлкән буын мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясенең беренче этабын ТРда тормышка ашыру буенча 2017-2020 елларга чаралар планын үтәү йөзеннән, Югары Ослан районының Ветераннар советы әгъзалары белән очрашу үткәрде.

Районда барлыгы биш мең пенсионер бар, шул исәптән бер мең әби-бабай Югары Ослан авылында яши. Район ветераннары белән эшне 30 елдан артыграк вакыт дәвамында  «Волжская Новь» газетасы редакциясендә хезмәт куйган (шуның 18 елын – газета редакторы вазыйфасында)  Троицкая Римма Сергеевна  алып бара. Ветераннар советы Рәисе – тормышта бик тә актив позициядә торучы шәхес. Рәис үрнәгендә ветераннар сәламәт тормыш рәвеше алып бару максатыннан атнага ике тапкыр «Чемпион» спорт комплексының тренажер залына йөри. Безнең бу очрашу да нәкъ шунда узды.

Территориаль орган белгечләре ветераннарны “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының төп нигезләмәләре белән таныштырды. Өлкән буын вәкилләрен товарларның, аеруча азык-төлекнең сыйфатына контрольлек мәсьәләләре кызыксындырды. Чөнки алар арасында да да сәүдә объектларында яраклылык срогы чыккан, саклау шартлары санга сугылмаган, товар турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән товарларга юлыгучылар булгалый икән. Ветераннарга сыйфатсыз товар: аяк киеме, тонометр, суыткыч сатып алганда, сыйфатсыз түләүле медицина хезмәтләре күрсәтелгәндә, сәүдә залындагы товарда күрсәтелгән бәянең кассадагы бәягә туры килмәгәндә нинди хокукларын даулый алулары аңлатылды. Очрашу барышында территориаль орган белгечләре “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының  4, 5,10,18,29 статьяларына тукталды.

Очрашуда катнашучыларның һәммәсенә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча гамәлдәге закон тәфсилләп аңлатылган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International