Гыйнварның соңгы атнасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре түбәндәге хосусый эшмәкәрләрнең кибетләрендә сыра сату вакытын санга сукмауны ачыкладылар: Фәйзрахманов Л.Ф. ("Молодежный" кибете, Әлмәт районы, Түбән Мактама ш.т.б., Совет ур.), Дорогов А.Г. ("Марина" кибете, Әлмәт ш., Бигаш ур., 123А й.), Гордионов О.В. ("Айнур" кибете, Әлмәт ш., Нефтьчеләр ур., 27 й.), Евсеева В.И. («Продукты» кибете, Әлмәт ш., Мәрҗани ур.,163 й.), Закирова З.А. («Елизавета» кибете, Әлмәт ш.,, Больничная ур.,7 й.).
Гаепле затлар РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак.