2016 елдан бирле Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында интернет аша “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына җибәргән хәбәрләре расланган гражданнарны матди бүләкләү системасы гамәлдә булып килә.
Матди түләү күләме 1, 2 яки 3 мең сум тәшкил итә.
Шулай итеп, бүген гражданнарыбызга Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) теркәлеп, “Халык контроле” бүлегенә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында заявка тапшырган очракта, әнә шундый күләмдә акчага өмет итәргә була.
Вәкаләтле вазыйфаи затлар үзләренең вәкаләтләре кысаларында хәбәрләрдә бәян ителгән мәгълүматларны тикшерә. Закон бозу факты расланганда, мондый хәбәр җибәргән затларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе акча бирә.
2017 елда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Түбән кама муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозу турында 154 гариза тапшырылып, шуның 110ы расланды.
Түбән Камада яшәүче бер ханымга расланылган 90 хәбәре өчен 175 мең сум акча түләнде!
Әлеге ханым түбәндәге закон бозу очракларына игътибарын юнәлткән булып чыкты: алкогольле продукцияне сату вакытын санга сукмау, алкогольле продукцияне лицензиядән һәм кирәкле товарны озату документларыннан башка гына сату, “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча сату; стационар булмаган сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспорты тукталышларында алкогольле продукция сату.