Кемдер алып чыга, кемдер ташый...

2018 елның 2 феврале, җомга

Лениногорскида «Таңсу регион плюс» ҖЧҖнең «Рәйхан» кафесында (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Шашин ур., 37 й.) савытын ачмыйча гына аракы сату факты ачыкланды. Бу “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчү) чикләү турында” 22.11.1995 ел,№171-ФЗ Федераль законның 16 статьясын бозу булып тора. Әлеге закон бозу өчен РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше нигезендә административ җаваплылык күздә тотылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы һәм Бөгелмә районнары буенча бүлекләренең полиция хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре белән берлектә легаль булмаган хәмер ташучы ике кешенең юлына каршы төште.

Казан – Оренбург автомобиль юлының 364 нче чакрымында гражданин Казарбаев С.Т. (Кыргызстан Республикасында яши) үзенең шәхси автомобилендә Россия Федерациясе акциз маркалары белән маркировкаланмаган, Казахстан Республикасында җитештерелгән 21,95 литр күләмендә хәмер продукциясен ташыганда “тотылды”.

Ә инде Бөгелмә - Уральск автомобиль юлының 7 нче чакрымында Татарстан Республикасы Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче Д.В.Завьяловның шәхси автомобиленнән Россия Федерациясе акциз маркалары белән маркировкаланмаган, шул ук Казахстан Республикасында җитештерелгән 195 литр күләмендә хәмер продукциясе алынды.

Әлеге фактлар буенча РФ КоАП 15.12 статьясындагы 4 өлеше буенча административ тикшерүләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International