Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына бер материал керде. Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Казан – Оренбург автомобиль юлының 309 нчы чакрымында гражданин М.ның шәхси автомобилендә һәркайсы 5әр литрлы 8 шешә спиртлы сыекча тапкан. М.ның Баулыдан Әлмәт шәһәренә таба барышы булган.
Әлеге факт буенча административ тикшерү үткәреләчәк.