Азнакай шәһәрендә олимпиадада катнашучыларны бүләкләү

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Азнакай шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага укучылар арасында үткәрелгән республика олимпиадасында катнашкан өчен бүләкләү тантанасы булып узды.  Әлмәт территориаль органынының 2 разрядлы өлкән белгече Л.Р.Мурзина мәктәп линейкасында мәктәп директоры, укытучылар, 9-11 сыйныфлар укучылары күз алдында 2017 елда “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча олимпиадада катнашкан өчен 9 нчы сыйныф укучысы  Восконян Элизага Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Грамотасын тапшырды.

Шулай ук балаларны олимпиадага әзерләгән укытучы З.Р.Шәрипова Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүгә өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International