Баулы шәһәре агропаркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Республикабызда авылга ярдәм итү программасы тормышка ашырылып килә. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2015 елда Баулы шәһәренең дә үз агропаркы пәйда булды. «Агропарк» ҖЧҖгә «КФХ» башлыгы Яһудин Ильяс Әкрам улы җитәкчелек итә. 
Февраль башында агропаркта авыл хуҗалыгы ярминкәсенең чираттагысы булып узды. Бу хакта Баулы муниципаль районы сайтындагы белдерү аша халыкка алдан ук хәбәр итеп куелды. Ярминкә көннәрендә И.Ә.Яһудинның агропаркка килүчеләр өчен бушлай юл йөрүне оештыруын да әйтеп үтик.
Ярминкәдә җирле фермерлар Миназов Ш., “Нәбиуллиннар” КФХ җитештергән ит-сөт продукциясенә ихтыяҗ зур. Хуҗалыклар һәм җирле фермерлар күпләп әзерләп куелган бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, сарымсак кебек продукцияне дә  алып килергә онытмый. Яшелчә һәм җиләк-җимешнең зур кибетләрдә өелеп ятуына карамастан, халык нәкъ менә җирле җитештерүчеләрнең продукциясен сатып алу максатында базар ягын каера.  
Әлмәт территориаль органы кече бизнес вәкилләре һәм кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды, кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International