Сыра сата “белмиләр”

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне сату вакытына, шартлары һәм урыннарына карата чикләүләрнең ни рәвешле үтәлүенә мониторинг үткәрү барышында янә савытын ачмыйча гына сыра сату фактларын билгеләде. 31 гыйнварда – Нурлат шәһәрендәге “закусочная”ларның берсендә, ә 2 февральдә – Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсенең “Перекресток” кафесында.

 Шулай итеп, югарыда телгә алып үтелгән җәмәгать туклануы предприятиеләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар алкогольле продукцияне сату шартларына карата чикләүләрне үтәүне тәэмин итмичә, “Этил сиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртүне дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль законның 16 статьясын санга сукмаган булып чыкты.

Хәзерге вакытта әлеге фактлар буенча административ хокук бозу турында эшләр кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International