Базарда дежур тору оештырылды

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

2018 елның 6 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәренең кием-салым базарында дежур тору оештырды. Территориаль орган белгечләре үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иткән барлык гражданнар һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нормаларын, претензияләр тапшыру тәртибен һәм аларны карап тикшерү срокларын  аңлатты, низаглы хәлләрдән чыгарга ярдәм итте.

Аерым алганда, кулланучыларга сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару, шулай ук сыйфатлы товарны алыштыру һәм кире кайтару тәртибе аңлатылды. Әйтик, кулланучыга ювелир әйбер бүләк иткәннәр, ә ул аңа үчәме ягыннан яраксыз булып чыккан.

Бу очракта кулланучы нинди хокукларга ия?

Ювелир әйберләрен алыштыру – чиктән тыш очракларда (бу очраклар катгый төстә закон нигезендә билгеләнгән) гына мөмкин эш. Гомуми кагыйдәләр буенча, сатып алучылар кыйммәтле металлдан эшләнгән әйберләрне, ошамый башлады, стиле яки үлчәме ягыннан яраксыз булып чыкты, дип кенә кире кайтара алмый.

Ювелир әйберләрен кире кайтару һәм алыштыру буенча барлык мәсьәләләр “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Федераль законы нигезендә җайга салынган. Әлеге законнан тыш биредә шулай ук “Алыштырып яки кире кайтарып булмый торган озак файдаланылыштагы товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында” 19.01.1998 ел, № 55 Хөкүмәт карарына да таянырга кирәк.

Югарыда күрсәтеп үтелгән карарда кире кайтарып яки алыштырып булмый торган товарлар исемлеге билгеләнгән. Брак яки ватык булмаган ювелир әйберләрен кибеткә кире кайтарып булмый, һәм бу очрак өчен искәрмәләр күздә тотылмаган.

Шулай да сатучы, теләгендә булганда, ювелир әйбер өчен түләнгән акчасын кире кайтара яки аны башкасына алыштырып бирә ала. Кайбер ювелир салоннарында, клиентларның хәленә кереп, кыйммәтле металлдан эшләнгән төзек әйберләрне, теге яки бу сәбәптән яраксыз булып чыгулары аркасында, алыштырырга яисә түләнгән акчаны кире кайтарырга мөмкиннәр, дип аңлатылды.

Шулай ук сыйфатсыз товарларга экспертиза үткәрү мәсьәләләре дә каралды.

Товарда кимчелекләрнең килеп чыгуы турында бәхәс купканда, сатучы үз хисабына товарга экспертиза үткәрүгә бурычлы. Товарга экспертиза үткәрү, кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 20, 21 һәм  22 статьяларында билгеләнгән срокларда хәл ителә. Кулланучы товарга экспертиза үткәрүне карап торуга һәм аның нәтиҗәләре белән риза булмаган очракта мондый экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итүгә хокуклы.

Товарга экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә кимчелекләренең сатучы җавап бирергә тиеш булмаган хәлләр аркасында килеп чыгуы билгеләнгән очракта кулланучы сатучыга экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук аны үткәрүгә бәйле рәвештә товарны саклау һәм алып китү-китереп бирү чыгымнарын каплауга бурычлы.

Территориаль орган белгечләре, халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан, брошюралар, буклетлар таратты.

Кыскасы, чара кулланучыларга да, хуҗалык итүче субъектларга да файда китерерлек итеп үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International