2018 елның 6 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече хосусый эшмәкәр Л.Р.Гыйззәтованың балалар кием-салымы һәм уенчыклар кибетендә сатучылар өчен аңлату характерында әңгәмә үткәрде.
Балалар товарларын ваклап сату эшчәнлеге “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә җайга салына.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Сез түбәндәгеләрнең һәркайсын белеп торуга хокуклы!
Балалар товарларын сатканда, сатучы кулланучыга үз оешмасының фирма атамасы, аның урнашу урыны һәм алтактасындагы эш режимы турында мәгълүматларны күрсәтергә тиеш. Шулай ук сатучының товарлар һәм җитештерүчеләре турында түбәндәге мәгълүматларны күрсәтүе зарури:
– товар атамасы,
– товарны җитештерүче ил атамасы;
– товарның төп куллану үзенчәлекләре турында мәгълүматлар;
– товар бәясе, сумнарда;
– җитештерүче яки сатучы билгеләгән очракта – гарантия срогы;
– җитештерү датасы,
– балаларның кием-салымын нәтиҗәле, имин куллану кагыйдәләре һәм шартлары (кием-салымны карау буенча символлар аңлаешлы булырга тиеш),
– җитештерүченең, импортер, вәкаләтле оешманың адресы, фирма атамасы,
– товарларның бигеләнгән иминлек таләпләренә туры килүен мәҗбүри раслау турында мәгълүмат (балалар кием-салымы өчен – туры килү сертификаты, сатучы аны, кулланучы таләп иткәндә, һичшиксез, күрсәтергә тиеш).
Балалар кием-салымын сатканда, сатучы сатып алучыга товар чегын тапшыруга бурычлы. Анда товар һәм сатучы атамасы, сату датасы, товарның артикулы һәм бәясе күрсәтелә.
Товар яраксыз булып чыкса, нишләргә?
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 25 статьясы нигезендә, товар формасы, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе ягыннан яраксыз булып чыккан очракта, сатып алучы товарны (балалар киемен) ундүрт көн эчендә шундый ук башка товарга алыштыруга хокуклы.
Әмма кайбер әйберләрне алыштырып булмавын онытмаска кирәк. Болар:
– текстиль товарлар (киҗе-мамык, җитен, ефәк, йон һәм синтетик тукымалар, тасма, зияк, челтәр кебек товарлар);
– текстиль һәм трикотаж әйберләр (текстиль һәм трикотаждан тегелгән эчке кием, оек, оекбаш);
– электрон уенчыклар.
Товар брак булып чыкса, нишләргә?
Товарда кимчелекләр ачыкланганда, сатып алучы түбәндәгеләрне таләп итүгә хокуклы:
– шундый ук маркадагы, модель, артикулдагы башка товарга алыштыру;
– сатып алу бәясен яңадан тиешенчә исәпләп, башка маркадагы, модель, артикулдагы товарга алыштыру;
– сатып алу бәясен киметү;
– кимчелекләрне бушлай юкка чыгару яки аларны юкка чыгару чыгымнарын каплау;
– товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару.
Сатучы сыйфатсыз товарны кулланучыдан кабул итеп алырга һәм кирәк булган очракта товарның сыйфатына тикшерү үткәрергә тиеш. Кулланучы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясы нигезендә, товарның сыйфатын тикшерүне карап торуга хокуклы.
Кибет сатучылары үткәрелгән чарадан мәмнүн калып, үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне бәйнә-бәйнә аңлаткан өчен рәхмәт сүзләре ирештерде.