Икмәк булса, җыры да була...

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Киң колачлы производстволар теләсә кайсы төбәктә бар. Теләгендә булган кеше мондый объектларның күпчелеге белән танышу мөмкинлегенә дә ия. Ник дигәндә, һәр эш бирүче предприятиенең социаль сәясәтен үстерергә тиеш. Ә моңа үсеп килүче буынга экскурсияләр үткәрү дә керә (зурдан кубып сөйләгәндә, бу предприятиенең үзенә үк уңай йогынты ясый). Предприятиегә экскурсия үткәргәндә җитештерүне оештыру белән танышу, эш урынында, эшчәнлек процессында төрле һөнәр ияләре вәкилләрен күзәтү мөмкинлеге ачыла. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер бит.

Күпләребезнең кырдан табынга кадәр икмәкнең нинди юл узуын һәм бу процесска нинди зур хезмәт салынуын белмәве сер түгел. “Икмәк булса, җыры да була”, – диелә халык мәкалендә. Икмәк һәркайсыбыз өчен шуның кадәр гадәти әйбергә әйләнде, табынга тәмледән-тәмле кабартма-күмәчләр рәвешендә килеп “кунаклаганчы”, ашлыкның ниләр “күрүе” турында уйлап та караганыбыз юк.   Ә бик озак һәм авыр юл үтә ул.

Кичә Түбән Кама икмәк комбинатына экскурсия вакытында 14 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына әнә шулар турында бик тәфсилле итеп сөйләп бирделәр. Чарада шулай ук Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре дә катнашты. Балалар әлеге предприятиедә кеше кулы кагылмаган килеш кенә икмәк пешерү мөмкинлеге бирердәй тиңдәшсез җиһазны үз күзләре белән күрде, һәркем өчен дә көн саен бик кирәкле продукция җитештерүгә бөтен көчен, бөтен күңел җылысын салган белгечләрнең ничек эшләве белән танышты, икмәк-күмәч әйберләрен җитештерүнең бөтен процессын күзәтеп торды. Ул гына да түгел, балаларга күмәчне ашау яки өйләренә алып кайтып китү мөмкинлеге  дә бирелде әле. Алар шуның кадәр канәгать калды!

Шул ук көнне Түбән Кама районының Сухарево авылында гражданнарның җыены уздырылды.  Ә инде җыен алдыннан “Түбән Кама икмәк комбинаты” продукциясен дегустацияләү булды. Күргәзмә-сатуга яңа гына чыгарыла башлаган продукция – яртылаш тортлар, яңа төрле икмәкләр тәкъдим ителде. Шулай итеп, теләгендә булган барча кеше икмәк, сохари-клиндер, кондитер әйберләренең тәмен татып карый алды.

“Түбән Кама икмәк комбинаты” ААҖ шәһәребездә яшәүчеләргә телеңне йотарлык дәрәҗәдә тәмле һәм сыйфатлы ризык – эчлеге җимеш һәм мәктән торган рулет та тәкъдим итә. Әлеге продукт эчлеге шикәр сиробында пешерелгән алма повидлосы һәм бик күп мәк бөртекләреннән торган күпереп пешкән бик тәмле камыр ризыгыннан гыйбарәт. Сүз уңаеннан, 19 гыйнвар көнне Казан Ратушасында “Россиянең иң яхшы 100 товары” һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләр күрсәтүе” конкурслары лауреатларына дипломнар тапшыру тантанасы булып узганлыгын искәртеп үтик. Әлеге ике конкурста “Азык-төлек товарлары” номинациясендә “Түбән Кама икмәк комбинаты” ААҖ нәкъ менә шушы ризык өчен лауреат дипломнары белән бүләкләнде!

“Түбән Кама икмәк комбинаты” ААҖ продукциясе табигый чималдан гына җитештерелә, ә бу чималның сыйфаты иң элек лабораториядә тикшерелә. Берочтан икмәк комбинаты коллективының “Традицияләрне кадерләп саклыйбыз!” дигән девиз белән эшләвен дә әйтергә онытмыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International