Эшкә йомгак ясалды

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елның 7 февралендә Зеленодолда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органының 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2018 елга бурычларына багышланган киңәшмә булып узды.

Киңәшмәдә территориаль орган карамагындагы сигез муниципаль районның башкарма комитетлары вәкилләре, Зеленодол прокуратурасы прокуроры ярдәмчесе, Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коорупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы урынбасары, суд приставлары хезмәте бүлеге вәкиле катнашты.

Чарада территориаль орган начальнигы М.В.Тихонова, территориаль орган бүлекләре начальниклары Р.Х.Сөнгатуллин һәм Ф.Ф.Гаязетдинова хисап елы йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында докладлар белән чыгыш ясады.

Чыгышларда 2017 елда үткәрелгән системалы эшнең районнарда кайбер күрсәткечләр ягыннан билгеле бер уңай динамиканы тәэмин итүе билгеләп үтелде. Бу – нәтиҗәсе күзгә күренгән контрольлек чаралары санының артуы (2016 елдагыга караганда үсеш  26% тәшкил иткән), легаль булмаган әйләнештән алынган продукция күләменең артуы (үсеш – 46%), салынган штрафлар күләменең ишәюе (үсеш – 57%).

2017 елга билгеләнгән бурычлар нигезендә, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” программасының тиешле бүлекләрендә күздә тотылган 6 индикатор, программага кертелгән 17 чара үтәлгән. Территориаль орган карамагындагы барлык районнарда өлкән буын вәкилләре, гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларының кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү эше көчәйтелгән.

Районнарда эшләүче территориаль орган белгечләре башкарылган эшләре турында, аерым алганда, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмау буенча районнарның ведомствоара комиссияләре эшчәнлеге турында хисап тотты.

Комиссияләр утырышларында авыл торак пунктларын лицензияле сәүдә объектлары белән тәэмин итү, күчмә сәүдә оештыру, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен, хәмердән агулануларны кисәтү һәм штрафлар салу мәсьәләләре каралган.

Киңәшмәдән соң Зеленодол территориаль органының өч хезмәткәренә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мактау грамотасы һәм рәхмәт хатлары, ә ике хезмәткәргә – Тәтеш һәм Кайбыч муниципаль районнары хакимиятләре башлыклары исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International