ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Бөгелмә районы буенча белгече Акбаш авыл җирлегендә (аның составына өч торак пункт керә: Акбаш, Андреевка һәм Кирилловка авыллары) гражданнарны күчмә кабул итү оештырды.
Чара Акбаш авылында узды. Анда Акбаш авыл җирлеге башлыгы Р.Т.Хуҗиев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.Н.Кикоть, әйдәп баручы белгечләр, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле, шулай ук Акбаш һәм Андреевка авылында яшәүчеләр катнашты.
Җирде үзидарә органнары вәкилләре һәм чарага җыелган барча халык өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә өйрәтү характерында семинар-уку үткәрелде, алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендәге хәлләр турында аңлатып үтелде.
Шулай ук “Халык контроле” Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына алына торган мөрәҗәгатьләр буенча аңлату эше уздырылды.
Кабул итүдә 5 кеше теге яки бу товарны сатып алганнан соң килеп чыккан проблемалары белән уртаклашты. Аларның һәркайсына гамәлдәге закон нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чарага җыелган халык күчмә кабул итүне оештырган өчен белгечебезгә җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде.