2018 елның 15 гыйнварыннан 2018 елның 26 февраленә кадәр Чаллыда, гадәттәгечә, шәһәр җитәкчелегенең халык белән кышкы очрашулары үткәрелә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә бу очрашуларда актив катнашып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә шәһәрдә яшәүчеләрнең сорауларына җаваплар бирә.
2018 елның 7 февралендә Үзәк район хакимияте башлыгы Галимов Искәндәр Нургалләм улы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органы һәм Үзәк районның уртак эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. 2017 елда уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше ягыннан административ хокук бозулар турында 69 беркетмә төзелгән. Барлыгы 57 очрашу планлаштырылган.