Алабуга шәһәрендә – ведомствоара комиссия утырышы

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елның 7 февралендә башкарма комитетта Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илгиз Салихов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органы, салым хезмәте, район үзәк хастаханәсенең наркология бүлеге вәкилләре, сәүдә объектлары җитәкчеләре, шулай ук «Татспиртпром» ААҖ, «Булгарпиво» ААҖ,  «Пивоварня Москва-Эфес» АҖ вәкилләре катнашында Алабуга муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмау буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булып узды.

Ведомствоара комиссия утырышында куллану базарында закон бозу очракларын булдырмау һәм контрольлек итү максатында үткәрелә торган чаралар, хәмер базарында закон бозган өчен салынган штрафларны түләтүнең барышы, республикабызда яшәүчеләргә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеген тудырган “Халык контроле” мәгълүмат системасының эше турында мәсьәләләр каралды.”Татарстанныкын сайлап ал!” дигән акция кысаларында республикабызда җитештерелгән җирле продукцияне, шулай ук җирле товар җитештерүчеләр товарларын халыкка таныту һәм аларның күбрәк сатылуына ярдәм итү аерым игътибар үзәгенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International