Ярминкә – шәһәр халкына сыйфатлы һәм чагыштырмача арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге бирердәй чараларның берсе ул.
Чаллы шәһәрендә алар ел саен үткәрелә. Әйтергә кирәк, кулланучы өчен дә, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе өчен дә әйбәт мөмкинлек бу. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, халыкның өчтән бер өлеше шушы мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша. Шәһәр халкы ярминкәдә бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер, кош-корт һәм терлек ите сатып ала. Шәһәрдә яшәүчеләргә Татарстан Республикасы фермерлары гына түгел, бәлки Башкортстан, Удмуртия һәм Киров өлкәсе фермерлары да үзләренең продукциясен рәхәтләнеп тәкъдим итә.
Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре дә «Строитель» мәйданчыгында үткәрелеп килә торган ярминкәләрнең берсендә булып кайтты. Сатып алучылар һәм ярминкәгә килүчеләр белән якыннан торып аралашу барышында Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрнең җирле җитештерүчеләрнең азык-төлек продуктларына, үзләре туып үскән Татарстан Республикасында үстерелгән яшелчә һәм иткә өстенлек бирүләре аңлашылды. Берочтан сатып алучылар Тукай районы, «Майский» совхозы, «Сосновоборский» ҖЧҖ, «Алабуга сөте» ААҖ һәм башка җирле җитештерүчеләр продукциясенең сыйфатын мактап телгә алды.
Бүлек белгечләре ярминкәгә килүчеләр белән әңгәмәләр корып, аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” №2300-1 РФ Законын, “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында” 19 гыйнвар, 1998 ел, N 55 РФ Хөкүмәте карарын аңлатты, буклетлар өләште, кулланучылар хокукларын бозуның аерым бер фактлары буенча консультацияләр бирде. Барча халыкка “Кайнар линия” телефонының эшләве турында хәбәр ителде.
Кыскасы, дәртле музыка уйнап торган бер мәлдә кызып-кызып сәүдә итү сатып алучыларга да, сатучыларның үзләренә дә ошады, аларга бәйрәмчә кәеф-рух өстәде. Шуңа күрә беркем дә товарсыз гына өенә кайтып китәргә ашыкмады.