“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Татарстан Республикасы Менделеев районындагы бер авыл кибетендә лицензиясез генә алкогольле продукция сатып ятулары турында хәбәр алынды. Шул сәбәпле алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү буенча мобиль төркем составында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча бүлеге хезмәткәрләре әлеге сәүдә объектында булып кайтырга карар итте. “Халык контроле”нә җибәрелгән хәбәрдә бәян ителгән фактлар, чынлап та, расланды: административ тикшерү кысаларында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге закон бозуның 4 факты ачыкланды. Болар:
Нәтиҗәдә закон бозучы РФ КоАП 14.16 статьясындагы 2 өлеше, 15.12 статьясындагы 4 өлеше, 14.19 статьясы буенча беркетмәләр төзүгә чакырылды. Хәзер аңа лицензиясез генә хәмер саткан өчен шактый ук зур күләмдә штраф яный!
Ә инде “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына легаль булмган хәмер сату турында хәбәр җиткерүчегә бүләк йөзеннән акча биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез: алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозуларның барлык фактлары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә була. Хәбәрдә бәян ителгәннәр расланган очракта мөрәҗәгать итүчегә акча бирелә.