9 февральдә Чистайда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Р.Ә.Арсланов катнашында киңәшмә булып узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмәдә Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнары башкарма комитетлары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе вәкилләре һ.б. катнашты.
Территориаль орган начальнигы А.Г.Саунин узган елдагы йомгаклар һәм 2018 елга бурычлар турындагы чыгышында 2017 елда муниципаль берәмлекләр, хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар белән берлектә өстенлекле бурычларны хәл кылу буенча чаралар комплексы үткәрелгәнлеген искәртте. Ел йомгаклары буенча ведомство карамагындагы районнарда тулаем алкогольле продукцияне ваклап сатуның гомуми күләме 2016 елдагы белән чагыштырганда 0,1%ка артып, 260,4 мең дал тәшкил иткән. 2017 елда аракы сату күләме 2%ка кимеп, 154,2 мең дал күрсәткечен тәшкил иткән. Республика җитештерүчеләренең сыра һәм сыра эчемлекләрен сату күләме исә 3%ка кимеп, 126,0 мең дал булган. Шул ук вакытта ведомство карамагындагы районнарда узган елдагы белән чагыштырганда әлеге продукцияне сату күләмендә шактый ук зур үсеш күзәтелә.
Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә законны үтәтүдә төп инструмент булып контрольлек-инспекция эшчәнлеге тора. Бу юнәлештә башкарылган эшләр турында контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Н.Н. Цыганова сөйләп үтте. Контрольлек эшчәнлегендә ЕГАИСта чагылдырылган мәгълүматлар бик киң файдаланылган. 2017 елда дистанцион тикшер-чагыштыру һәм ЕГАИСтан хисаплар чыгару йомгаклары буенча административ хокук бозулар турында 68 беркетмә төзелгән. Контрольлек чаралары үткәрү өчен нигез булып торучы мәгълүматларның төп чыганагы – “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр. 2017 елда алынган 27 хәбәр арасыннан 3сендә (барысы да – Нурлат районы буенча) бөтен фактлар расланып, гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган. Гражданнар дөрес мәгълүматлардан торган хәбәрләре өчен матди бүләкләүгә лаек булган.
2017 елда “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” № 6 кече программасын тормышка ашыру чаралары дәвам иттерелгән. Бу юнәлештәге эш турында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы С.В. Саломеева чыгыш ясады. Ул кече программаның планда каралган барлык күрсәткечләре үтәлүен билгеләп үтте. Барлык районнарда кулланучылар хокукларын яклау, товарларның сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча өйрәтү характерындагы семинарлар, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәләр һәм утырышлар үткәрелгән. Кулланучылар өчен 490 чара уздырылган (шул исәптән Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар). Массакүләм мәгълүмат чаралары белән даими төстә эш алып барылган. 2017 елда гражданнардан алынган 1424 мөрәҗәгать карап тикшерелгән. Бу – 2016 елдагыга караганда 1%ка күбрәк. Шул ук вакытта гражданнарның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясе законын бозу фактлары буенча мөрәҗәгатьләре саны кимегән. Ә инде кулланучылар буларак үз хокукларының санга сугылмау мәсьәләләре буенча кулланучыларга бирелгән консультацияләр саны, киресенчә, арткан.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Чистай территориаль органы эшчәнлегенә бәя бирде. Р.Ә.Арсланов үзенең чыгышында 2018 елга территориаль орган коллективы алдына түбәндәге бурычларны куйды: контрольлек чараларының нәтиҗәсен яхшырту; хокук саклау органнары белән уртак эшчәнлекне көчәйтү; ведомство карамагындагы барлык районнарда хәмер базары торышын бәяләү күрсәткечләрен үтәү өчен кирәкле барлык чаралар күрү; республика җитештерүчеләренең продукциясен халыкка таныту эшен яхшырту; халыкның кулланучы буларак аң-белемен үстерүгә юнәлдерелгән чараларны дәвам иттерү.
Чара ахырында эштә югары нәтиҗәләргә ирешкән территориаль орган хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.