2018 елның 9 февралендә Советлар йортының кече залында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының 2017 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2018 елдагы бурычларына багышланган киңәшмә булып узды. Узган елга йомгак ясадылар: Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Р.Ф.Нәфыйков, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Түбән Кама территориаль органы начальнигы Р.М. Изиятуллин, Эчке эшләр министрлыгы оперуполномоченные М.Р.Солтанов һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ һәм суд практикасы бүлеге начальнигы Б.Г.Эйдинов.
Утырышта шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый һәм инвестицияләр мәсьәләләре буенча урынбасары Р.И.Беляев; Түбән Кама шәһәре прокуроры ярдәмчесе Р.Т.Садыйков; Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Түбән Кама суд приставлары бүлеге начальнигы, өлкән суд приставы С.П.Шадрин; ТР Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары П.А.Байрашев; ТР Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р.А.Ильясов; ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары М.Х.Әһлиуллин; ТР Сарман районы башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы А.Г.Нариманов катнашты.
Түбән Кама территориаль органы үз карамагындагы алты район: Аксубай, Зәй, Мөслим, Түбән Кама, Сарман һәм Чирмешән районнары территориясендә ике төп юнәлеш: контрольлек-инспекция эшчәнлеге, эчке базарны үстерү һәм координацияләү юнәлешләре буенча эшчәнлек алып бара.
2018 елның 1 гыйнварына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы карамагындагы территориядә 59 предприятие 745 сәүдә объектында алкогольле продукция сату белән шөгыльләнә. Шулардан 351 сәүдә объекты – Түбән Кама районында һәм 394 сәүдә объекты – ведомство карамагындагы районнарда.
2017 елда лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җыелган дәүләт пошлинасы күләме 3 095 500 сум тәшкил иткән. Баш тартулар буенча җыелган дәүләт пошлинасы күләме – 79 000 сум.
Түбән Кама территориаль органы карамагындагы районнарда алкогольле продукцияне сату күләме уртача 3%ка (республика буенча уртача күрсәткеч дәрәҗәсендә) арткан.
Муниципалитетлар, хокук саклау һәм башка контрольлек итүче органнар белән берлектә эшләү контрольлек-инспекция чараларының нәтиҗәсен яхшырту мөмкинлеге бирә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә генә түгел, бәлки халык куллануы товарлары һәм халыкка хезмәт күрсәтү базары өлкәсендә дә куллану базарында закон бозуларны кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калуга юнәлдерелгән. 2017 елда Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” № 6 кече программасы чараларын тормышка ашыруны дәвам иттерде. Болар – халык арасында агарту эше; товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне куллану базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар өчен өйрәтү характерындагы чаралар; массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкны агарту һәм Түбән Кама территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүматлар ирештерү.
Коллегиядә 2018 елга бурычлар билгеләнде. Болар:
- контрольлек чараларының нәтиҗәсен яхшырту;
- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләргә контрольлек итү советы эше кысаларында муниципаль хакимият органнары, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары белән “Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча юл картасы”нда һәм “Татарстан Республикасы территориясендә сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерү һәм әйләнештә йөртү өлкәсендә дәүләт контрольлеген тәэмин итү буенча юл картасы”нда күздә тотылган чараларны үтәү буенча уртак эшчәнлекне дәвам иттерү;
- муниципаль хакимият органнары белән берлектә түбәндәге юнәлешләр буенча эшне дәвам иттерү: ерактагы барлык авыл торак пунктларын легаль хәмер продукциясе белән тәэмин итү, ведомствоара комиссияләр һәм мобиль төркемнәр эшен көчәйтү;
- бөтен Татарстан Республикасы территориясендә ЕГАИС системасының эшләвенә контрольлекне тәэмин итү, шул ук вакытта авыл торак пунктларында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар һәм сыра, сыра эчемлекләрен ваклап сату белән шөгыльләнүче хосусый эшмәкәрләр белән эшләүне аерым игътибар үзәгенә алу;
- халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар оештыру һәм үткәрү.