Агымдагы елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат-агарту эше үткәрү максатыннан «Таттелеком» гавами акционерлык җәмгыятендә булып кайтты.
Предприятие хезмәткәрләренең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрен чарлау өчен “Таттелеком” ГАҖ профсоюзлар оешмасы рәисе О.А.Кузнецовага “Касса чегымы яки товар чегымы?”; “Мобиль элемтәдән файдаланучылар хокуклары”; “Киметелгән бәядән товарлар сатып алганда кулланучыга нәрсәләрне белеп торырга?” дигән һ.б. темалар буенча буклетлар рәвешендә 1000 данәдән артыграк басма продукция тапшырылды.
Шул рәвешле «Таттелеком» ГАҖ хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүматларны мөстәкыйль өйрәнеп, үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры Казан территориаль органы белгечләренә 2018 елның мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган семинар-очрашуда бирү мөмкинлегенә ия булачак.