2017 елның февралендә Чаллы территориаль органына бер ханым аяк киеме кибетенә зар-интизар килеп мөрәҗәгать итте. Баксаң, З. дигән бу ханымга кышкы аяк киеменең мөмкин булган барлык кимчелекләре (җөйләре, детальләренең кыек булуы, җепләренең нык булмавы һ.б.) тасвирланган һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясына сылтама китерелгән җитештерүче бланкына кул куярга тәкъдим иткәннәр икән. Консультант товарның “распродажа” буенча сатылуын һәм шуңа күрә бланкта санап үтелгән кимчелекләр ачыкланганда, кибетнең бернинди дә җаваплылык тотмавын аңлаткан. З. ханым җитештерүченең сыйфатсыз товар җитештерүен белгән хәлдә, сатып алучыларга әнә шундый бланкларга кул куйдыртып, үзеннән җаваплылыкны төшерүенә чиктән тыш гарьләнгән.
Әнә шундый канәгатьсезлек, гарьлек хисләре кичерүче кулланучыларны барлык очракларда да “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы яклый. Аның 18 статьясында болай дип язылган: товарда кимчелекләр ачыкланганда, товарның “распродажа”да яки ташлама белән сатып алынган булу-булмавына карамастан, сатучыга төрле таләпләр – әйберне алыштыру, әйбер бәясен тиешенчә киметү, түләнгән акчаны кире кайтару турында таләпләр куярга мөмкин.
Язмача претензия тапшыру кадәресен генә сузмаска кирәк. Претензия хаты проектын ике нөсхәдә тутыру тәкъдим ителә. Претензия хатын кабул итеп алган сатучы вәкиле кулланучыда калырга тиешле икенче нөсхәсендә претензия хатын кабул итеп алу турында язып куярга һәм датаны куярга тиеш. Сатучы вәкиле моны эшләүдән баш тарткан очракта, претензия хатын почта аша (тапшыру турында уведомление белән) җибәрергә тәкъдим итәбез.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Товарны сайлап алганда игътибарлырак булыгыз, зәвыгыгызга зыян китермәскә, ихтирамыгызны яуларга өлгергән җитештерүченең товарына өстенлек бирергә тырышыгыз!