Әлмәт шәһәре хакимиятенең зур залында куратор, Россия Федерациясенең атказанган юристы Ю.И.Митюшкин катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының 2017 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2018 елдагы бурычларына багышланган йомгаклау киңәшмәсе булды.
Киңәшмәдә Әлмәт шәһәре прокуратурасы вәкиле, районнар буенча Икътисадый иминлек һәм коорупциягә каршы көрәш бүлеге начальниклары, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Әлмәт районы суд приставлары бүлеге начальнигы урынбасары, башкарма комитетлар җитәкчеләре урынбасарлары катнашты.
Территориаль орган начальнигы М.И.Михеева 2017 елдагы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында тәфсилле чыгыш ясады.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Икътисадый иминлек һәм коорупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы Р.Х.Кадыйров территориаль орган хезмәткәрләре белән уртак эш нәтиҗәләренә тукталып үтте.
Ә инде Ю.И.Митюшкин Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы эшчәнлегенең аерым мәсьәләләре турында сөйләде.
Чарада территориаль орган карамагындагы муниципаль берәмлекләр буенча алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы (җирле) вәзгыятьне бәяләүнең барлык индикатив күрсәткечләре җентекләп анализланды һәм каралды.
Фикер алышуларда Әлмәт муниципаль районы җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары А.Н. Подовалов чыгыш ясады.
Киңәшмәдә муниципалитетлар буенча индикатив күрсәткечләрне яхшырту ягыннан кайбер тәкъдимнәр кертелде.
Чара азагында эшендә югары күрсәкечләргә ирешкән территориаль орган хезмәткәрләрен тантаналы төстә бүләкләү булды.
Киңәшмә рус һәм татар телләрендә массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылды, җирле телеканаллар аша видеосюжет күрсәтелде.