ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева Әлмәт муниципаль районының Борискино авыл җирлегенә керүче авылларда гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрде. Чарада авыл җирлеге башлыгы Җ.С.Илалов һәм авыл мәдәният йорты мөдире Т.В, Цыганова катнашты.
Иң элек Березовка авылына, шуннан соң – Борискино һәм соңыннан кечкенә генә Добромыш авылына “тукталыш” ясалды.
Әйтергә кирәк, гражданнарны күчмә кабул итүләр бик тә нәтиҗәле узды. Алар Борискино авылы клубында һәм Березовка авылы кибетендә (аларга күчмә кабул итүнең буласы туында алдан ук хәбәр итеп куелган иде) оештырылды. Барлыгы 6 кеше үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Сораулар пластик тәрәзәләрне сыйфатлы урнаштырмау, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алыштыру һәм кире кайтару тәртибенә һ.б кагылышлы булды. Берочтан Березовка авылында яшәүчеләр кибетләрендә (кибете бар-барын) инде күптәннән аракы сатылмавына да зарланып алды.
Шулай ук җирле үзидарә органы вәкилләре өчен һәм җыелган халык өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә өйрәтү характерында чара үткәрелде, матбугат продукциясе таратылды. Ике кибеттә «Эридан» ҖЧҖ, «Таңсу регион плюс» хосусый эшмәкәрләре һәм сатучыларына кулланучылар хокукларын яклау турында законда кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматларның күрсәтелү зарурилыгының күздә тотылуы, ә аларда мондый мәгълүматларның күзгә-башка күренмәве турында әйтелде. Шулай ук сайлау алды агитациясе үткәрелде. Җирле үзидарә советы башлыгы белән җирле җитештерүчеләрнең алкогольле продукциясен ваклап сату күләмнәре буенча килеп туган вәзгыять каралды, «Арыш мае» челтәре вәкиле белән берлектә Березовка авылы халкын борчыган мәсьәләне күтәрергә кирәклеге искәртелде. Республикабызда яшәүчеләрнең “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына ешрак хәбәр итүләрен оештыру өчен җирле үзидарә органы вәкилләре белән өйрәтү характерындагы чара уздырылды.
Чарага җыелган халык үзләренә ирештерелгән мәгълүматларның һәммәсеннән канәгать калды.