Арча районы мәктәбендә балаларның ризыктан агулану очрагыннан соң, 2018 елның 12 февралендә Апас районында башкарма комитет җитәкчесенең территорияләрне үстерү буенча җитәкчесе Ш.Ш.Гафаров җитәкчелегендә һәм “Роспотребнадзор” идарәсе, ветеринария һәм кулланучылар хокукларын яклау хезмәтләре белгечләре катнашында район башкарма комитеты каршында гомум мөмкинлекле җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары ашханәләрендә һәм районның сәүдә объектларында профилактик чаралар үткәрү буенча эш комиссиясе булдырылды. Әлеге комиссия һәр объектка чыгып, эшмәкәрләр һәм сатучылар белән сатудагы продукциянең яраклылык срокларын, саклау шартларын үтәү, сыйфаты буенча эшмәкәрләр һәм сатучылар белән әңгәмәләр үткәрде. Бүгенгә комиссия районның 10 авыл җирлегендә булып кайтты инде.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрелде. Аларга Зеленодол территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Н.Абдрахманова кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде.
Чараларда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темалар буенча гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар таратылды.