Балтач районы Карадуган авылында гражданнарны кабул итү

2018 елның 16 феврале, җомга

2018 елның 14 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Ф.Шакирова Балтач муниципаль районының Карадуган авылында кулланучылар хокукларын яклау, алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча  күчмә кабул итүнең чираттагысын уздырды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку оештырды.

Әлеге чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләргә, тәгаенләп әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләр килеп туганда алардан чыгу юлларын эзләп табу мәсьәләләренә кагылып үтелде. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган  Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук бүтән товарга алыштырып булмый торган товарлар исемлеге һ.б. нигезендә аңлатмалар бирелде. “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшенә дә тукталып үтелде.

 Чаралар кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту характерындагы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын тарату белән бергә үрелеп барды.

Шулай ук территориаль орган хезмәткәрләре авыл җирлегендә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы сәүдә объектларында булды. Куллану базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатыннан, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, халыкка киңәш-тәкъдимнәр ирештерелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International