Лениногорскида Май чабу бәйрәме узды

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Май чабу – славян халыкларының бик борынгы бәйрәме. Россиядә Май чабу – кышны озату һәм кояшлы җылы язны каршылау дигән сүз! Бөек ураза алдыннан шатлык-сөенечләр белән тулы бер атна!

Лениногорск шәһәрендә дә Май чабу бәйрәме гөрләп узды. 14 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә, 15 февральдә – 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә бәйрәм кунаклары Май чабу күчтәнәчләре: самавырда чыжлап утырган чәй һәм коймак белән сыйланды. Халык такмаклар конкурсында бик теләп катнашты, бәйрәм символы – Кыш карачкысы янында әйлән-бәйлән уйнады, рәхәтләнеп җырлады,  күңел ачты, халык уеннарын уйнады.

Бу чараларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрүгә күп калмады бит. Шуңа күрә халыкны юридик мәгълүматлар белән бушлай таныштыру өчен тагын бер форсат ачылды.

Куллану культурасын формалаштыруда кешеләрнең күпләп җыелу урыннарында үткәрелә торган чаралар зур роль уйный. Ә инде мондый чараларның төп максаты – кулланучыларга сатучылар, җитештерүчеләр һәм эш башкаручылар белән үзара мөнәсәбәтләрне дөрес итеп корырга өйрәтү, низаг-бәхәсләрдән килешүле мөнәсәбәтләргә күчүгә ярдәм итү.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International