Күп функцияле үзәкнең Зеленодол районы филиалында кулланучылар өчен консультация

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

2018 елның 20 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе Зеленодол, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы территориаль органы хезмәткәре белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультация үткәрде.

Чараның үткәреләчәге турында «Зеленодольская правда» газетасы сайты, үзәкнең мәгълүмати стендына урнаштырылган белдерү  аша халыкка алдан ук хәбәр итеп куелган иде.

Күп функцияле үзәк – халык күп йөри торган урын. Беренче булып районда яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итте. Баксаң, ул тонометр-автомат сатып алган. Әмма файдалану барышында  тонометрның механик “туганы” күрсәткечләре белән чагыштырганда 40-50 берәмлеккә кимрәк күрсәтүе ачыкланган.

Белгечләребез ханымга сату-алу килешүен өзү турында претензия проектын тутырырга ярдәм итте. Үзәк белгечләренә мөрәҗәгать итү өчен чиратта торучылар берочтан кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган буклетлар белән танышу һәм консультация алу мөмкинлегенә дә иреште.  Кайберәүләрдә шундук сораулар да туды. Әйтик, бер кулланучы “Куллану кредиты: займчыга белешмәлек” дигән буклетка күз йөртеп чыккач, кредитны вакытыннан алда түләп куйган очракта иминиятләштерү суммасын тулысынча яки өлешчә кире кайтару мөмкинлеге турындагы мәсьәлә белән кызыксынды. Белгечләребез аңа “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, №2300-1 ФЗ нигезендә киңәш-табышларын ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International