Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ил күләмендәге зур вакыйга – Россия Федерациясе Президентын сайлау алдыннан үзенең хезмәткәрләре – участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән таныштырып үтмәкче.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Хәбибуллин Рөстәм Равил улы 1958 елның 27 сентябрендә Ташкент шәһәрендә (Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы) туа. Татарстан Республикасының Буа районында туып үскән әти-әнисе 1955 елда йон-тукыма комбинаты төзелешенә килеп, биредә төпләнгән була. Әтисе шофер булып эшли, әнисе – хуҗабикә.
Рөстәмгә ике яшь тулгач, гаилә Буага әйләнеп кайта. Туып-үскән җирендә әти-әнисе шундук шикәр заводына эшкә урнаша: әтисе вахта автобусын йөртә, әнисе хисапчы булып эшли. Шулай итеп, малайның яшьтәшләренекеннән бер ягы белән дә аерылып тормаган балачак тормышы башланып китә: балалар бакчасы, мәктәп, шуннан соң техникумда белем алу, армия...
Рөстәм балачактан ук китаплар укырга ярата. Ул Джек Лондон, Майн Рид, Джонатан Свифт, Рафаэлло Сабатини кебек авторлар әсәрләрен яттан диярлек белә.
Рөстәм 1979 елда Эчке эшләр министрлыгына эшкә керә, 1981 елда гаилә корып җибәрә. Озакламый улы туа. Рөстәм 1988 елга кадәр эшләгәч, органнардан китеп, 83 нче һөнәри училищега эшкә урнаша. Башта производствога өйрәтүче мастер вазыйфасында хезмәт куя, шуннан соң 2001 елда директор урынбасары итеп билгеләнә.
Рөстәм Равил улы 2012 елда, уку йорты бетерелгәч, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органына дәүләти гражданлык хезмәтенә әйдәп баручы белгеч-эксперт вазыйфасына эшкә урнашаты. Ул бүгенгәчә шунда эшли.
Рөстәм Равильевич бөтен хезмәт биографиясе дәвамында үзен бик белемле, җаваплы, инициативалы белгеч буларак таныткан. Ул – кешеләр белән бик тиз уртак тел табучан, килеп туган хәлләрнең асылына күз ачып йомганчы төшенүчән шәхес.
Рөстәм әфәнде сайлау кампаниясендә тәүге тапкыр инде 1991 елда ук, участок сайлау комиссиясе әгъзасы сыйфатында катнаша. 1992 елда Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының участок сайлау комиссиясе рәисе итеп билгеләнә һәм шуннан бирле үзенә ышанып тапшырылган участокның алыштыргысыз рәисе булып тора.
Участок сайлау комиссиясе рәисе сайлау, референдумнарга әзерләнү һәм аларны үткәрү чорында гомуми җитәкчелек эшләрен башкара.
Закон чыгаручыларның территориаль комиссияләр әгъзаларына билгеле бер гарантияләр биргәнлеген дә әйтеп үтәргә кирәк. Әйтик, хәлиткеч тавыш хокукына ия булган сайлау комиссиясе әгъзалары, Россия Федерациясе субъекты прокуроры белән килештермичә генә, җинаять җаваплылыгына тартыла алмый, суд тәртибендә билгеләнгән административ җәза чараларына тартыла алмый. Моннан тыш эш бирүче хәлиткеч тавыш хокукына ия булган сайлау комиссиясе әгъзасын, вәкаләтләре срогы тәмамланганчы, эштән җибәрә яисә үз ризалыгыннан башка гына бүтән эшкә күчерә алмый.
Территориаль сайлау комиссиясендә катнашуның Россия Федерациясендә гражданнарның мактаулы бурычы булып торуын да билгеләп үтәргә кирәк.