Территориаль орган хезмәткәрләре тормышыннан бер көн

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре бер көн эчендә берьюлы өч сәүдә объектында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге закон бозуларны ачыклады.

2018 елның 20 февралендә Түбән Камада җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан «Фактория» кибетендә алкогольле продукция сату фактын билгеләде. Кибеттә  34,65 литр күләмендә сыра законсыз әйләнештән алынды.

Шул ук Түбән Кама шәһәренең «Карабас Барабас» кафесында җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүдә алкогольле продукцияне ваклап сатуга карата аерым таләпләрне бозулар, тәгаенләп әйткәндә: алкогольле продукция сатучы затның савытын ачмыйча гына сыра биреп җибәрүе билгеләнде.

Зәйдә 22 сәгать 20 минутта Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «ПивоДаром» кибетендә алкогольле продукцияне сату вакыты закон нигезендә чикләнгән сәгатьләрдә алкогольле продукция (сыра) сату факты ачыкланды.

Ачыкланган барлык фактлар буенча гаепле затлар РФ КоАП  14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International