2018 елның 21 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы ТР Әтнә районының Өҗем авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату максатыннан гражданнары кабул итүне оештырды.
Кабул итүгә җыелган халыкны аеруча көнкүреш техникасын, мебель, кием-салым сатып алу, азык-төлек, дару бәяләре һәм сыйфаты кебек куллану базарының төрле өлкәләренә кагылышлы сораулар кызыксындырды.
Гражданнарга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы һәм “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль закон тәфсилләп аңлатылды.
Инспекция хезмәткәрләренең җаваплары белән беррәттән, кулланучылар хокукларын яклау буенча суд тәҗрибәсеннән мисаллар да китереп үтелде.
Кабул итү барышында авыл халкына, кулланучы буларак, үз хокукларын үзләре үк мөстәкыйль яклау, кулланучы хокуклары санга сугылмаганда нинди гамәлләр кылу зарурилыгы буенча киңәш-тәкъдимнәр ирештерелде.
Сатучы яки эш башкаручы кулланучыларның законлы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде, хезмәткәрләребезнең бу мәсьәләләрне хәл кылуда ярдәм итәргә һәрчак әзер булулары турында искәртелде.
Чара ахырында актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнары эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефон номерлары урын алган брошюралар, буклетлар рәвешендә мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.