Кукмара районы Түенбаш авылында гражданнарны кабул итү булды

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

2018 елның февралендә Кукмара районы Түенбаш авылында гражданнарны күчмә кабул итү булып узды. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров үткәрде. Чарада шулай ук  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының алкогольле продукция сату буенча, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе буенча  хезмәткәре И.И. Бәдретдинов катнашты. Моннан тыш авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә укыту-өйрәтү чарасы үткәрелде.

Чарада сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләргә, тәгаенләп әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату проблемасы һәм килеп туган төрле бәхәсле хәлләрдән чыгу юллары каралды. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрбарчасына “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998  ел, № 55 карары белән расланган  Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук башка товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге һ.б. нигезендә аңлатмалар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International