2018 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Күп функцияле үзәкнең Теләче районындагы филиалында консультация пунктын оештырды.
Чара барышында кимчелекле товар сатып алган очракта кулланучылар хокуклары, сыйфатлы товарны башкасына алыштыру, эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) срогын бозу очрагында гамәлләр тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Кабул итү вакытында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча белешмәлекләр (кире ягында территориаль орган реквизитлары урын алган) таратылды.